Синоптиклар көчле җил турында кисәтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк.

 

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев