Таксист пассажирларга пистолеттан аткан
Хәзерге вакытта таксистны эзлиләр.
Казанда Сахаров урамында бер таксист пассажирлар белән ызгышкан һәм аларга пистолеттан аткан.
Шаһитлар әйтүенчә, таксист пассажирлар белән сүзгә килгән һәм пистолет алып бер мәртәбә аткан. Якынча мәгълүматларга караганда, ул пневматик пистолет кулланган.
Пассажирлар зыян күрмәгән, алар белән полиция хезмәткәрләре сөйләшә. Хәзерге вакытта таксистны эзлиләр.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев