Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Социаль фонд бүлеге мошенниклар тарафыннан яңа алдау схемасы барлыгы турында кисәтә

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны фондның клиентлар хезмәтенә кабул итүгә чакыру белән бәйле яңа алдау схемасы барлыгы турында кисәтә.

         Соңгы вакытта республика халкына Социаль фонд исеменнән шалтырату очраклары ешайды. Шалтыратучылар  "шәхесне ачыклау" өчен кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итәләр, баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар.

         Мошенниклар пенсионерларның шәһәр номерларына шалтыраталар һәм,  гражданның фамилиясе иминият стажы җитмәгән кешеләр исемлегендә бар дип алдап, ультиматум формасында клиент хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта алар сөйләшү язылып барылырга тиеш, ә бу мәсьәлә буенча кабул итү талоны бирелми дип ышандыралар. Шәхси мәгълүматны бирүдән баш тартуга җавап итеп, пенсиядән мәхрүм итәбез дип куркыталар.

         Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан шалтыратып кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС  кодларын  сорамыйлар. Пенсия түләү һәм иминият стажы  белән бәйле барлык мәсьәләләр бары пенсионер клиент хезмәтенә документлар белән мөрәҗәгать иткәндә генә хәл ителә. Ашыгыч рәвештә ачыкланырга  тиешле фамилияләре булган бернинди "исемлекләр" дә юк.

          Татарстан  буенча Социаль фонд бүлеге билгесез кешеләр белән диалогка кермәскә, шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклар атаган номерлар буенча кире шалтыратмаска киңәш итә. Шикле шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

         "Пенсиядән мәхрүм итү куркынычы һәм шәхси мәгълүматны хәбәр итү таләбе белән шалтыратуларның барысы да - мошенниклык. Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга мондый таләпләр белән шалтыратмый. Республика халкын уяу булырга һәм провокацияләргә бирелмәскә чакырабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев