Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 35 миллион сум урлаган кассирны тоткарлаганнар

Түбән Камада төбәк банкларының берсендә эшләүче кассирны финанс оешмасыннан акча урлауда гаеплиләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2017 елдан бирле банкта эшләүче ханым төрле суммада акча урлаган, тотылмас өчен документларга ялган мәгълүмат теркәп барган.

«Сентябрьдә банк хезмәткәре Түбән Кама офисы ябылуы һәм аның алдыннан ревизия буласын белгән. Җаваплылыктан куркып, ул кассадагы акчаны алган һәм Казанга киткән», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ул республика башкаласында юристларга мөрәҗәгать иткән, алар аңа гаебен танып гариза язарга киңәш иткән. Хатын-кыз шулай эшләгән дә һәм гаризаны почта аша җибәргән. Әмма кассирны полиция тоткарлаган. Ревизорлар барлыгы 35 миллион сум акча җитмәвен ачыклаган.

Полиция тоткарланган хатынның малаеның автомобилендә 5 миллион чамасы акча тапкан. Акчаны алганнар. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

https://vatantat.ru/2022/10/94633/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X