Татарстанда бакчачылык ширкәтләре өчен салым ташламаларын озайтырга телиләр
Документ карауда тора.
Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар милкенә салым буенча ташламаларны озайтырга телиләр. Тиешле закон проектын ТР Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына кертте. Документ карауда тора.
«2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерцияле булмаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре һәм оешмалары өчен гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат итүне 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Моннан тыш, салым ташламаларын сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни объектларга карата 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтырга тәкъдим ителде. Сүз салымның гомуми суммасыннан 4,55% күләмендә түләү рәвешендәге преференция турында бара. Федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалар искәрмә булып тора.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев