Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән
2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-salamatlek-saklau-ilkulam-proekty-buenca-874-men-kese-dispanserizaciya-utkan-5894934
Диспансеризация инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатын тота, чөнки инвалидлыкка һәм яшьли үлемгә китерүче төп сәбәпләр – шулар. Сәламәтлеккә куркыныч тудырган факторларны вакытында кисәтү мөһим.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча һәр пациентның сәламәтлек төркеме ачыклана, шәхси рекомендацияләр, сәламәтлеккә янаган куркыныч факторларны төзәтү өчен киңәшләр бирелә, дәвалану курсы билгеләнә. Тиешле күрсәтмә булганда, пациент диспансеризация кысаларыннан тыш өстәмә тикшеренүгә юллана.
Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькәчә затларга – 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен уздырыла. Моның өчен, һәркем үзенең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча беркетелгән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев