Яңавылда коррекцион интернаттагы балаларны эвакуацияләгәннәр. Учреждениедә янгын сигнализациясе эшли башлаган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр яну билгеләрен тапмаган. Мәктәп сакчысы әйтүенчә, икенче каттагы йокы бүлмәсендә бер малайның кулында телефон җылынган, ә аннары җайланма төтен чыгара һәм эри башлаган. Шуның аркасында янгын сигналы эшләп киткән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 16 өлкән кеше һәм 122 бала эвакуацияләнгән. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: Лениногорск-информ
Нет комментариев