Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебездә генә дәваланса, бәлки аякка да баскан булыр иде...

Бөтен илгә данлыклы табиб Елена Малышева үзенең программасына Анастасия Заворотнюк кебек авыр диагнозга юлыккан, аны җиңеп, тулыканлы тормыш алып баручы, хәтта бала табып үстерүче ханымнарны чакырган иде.

 

- ЭКО процедурасы баш миенең яман шешен китереп чыгара дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, - диде Малышева. - Ә рак дигән диагнозлары булып та авырга калган хатын-кызларны дәвалау өчен безнең илдә искиткеч зур эш башкарыла. "Демография" программасы буенча онкологиядән җәфаланучы булачак әниләрне дәвалау максатында илебездә елына 200 миллиард сум акча бүленә. Безнең илдәге дәваханәләрнең җиһазланышы, мөмкинлекләре чит илнекеләрдән бер дә кайтыш түгел, ә дәвалану бушлай!

Елена Малышева, яман шешне җиңеп, күркәм тормыш алып баручы, балалар үстерүче хатын-кызларның үзләренә дә сүз бирде, кунаклар авыр чир тырнагына эләгүчеләрне иң мөһиме күңел төшенкелегенә бирелмәскә, табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәргә чакырды.

Тапшыруда шундый фикер дә әйтелде: Анастасия Заворотнюк башта ук туган илдә дәвалана башласа, авыр чир аның организмында бу кадәр тамырланып китә алмас иде, бәлки...

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото:https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев