Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Кесәсендә – наркотик, сумкасында – автомат

Лениногорск шәһәр судында Әлмәттә яшәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән 26 яшьлек егеткә карата суд утырышы узды. Суд залында түбәндәгеләр ачыкланды: Марат, вакытлыча Лениногорскида яшәгән вакытта, куллану өчен 42,87 грамм күләмендә "гашиш" наркотигы һәм 2,777 грамм күләмендә составында амфетамин булган психотроп матдә сатып ала. Наркотикларны кесәсендә саклый. Шул ук вакытта...

Лениногорск шәһәр судында Әлмәттә яшәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән 26 яшьлек егеткә карата суд утырышы узды.

Суд залында түбәндәгеләр ачыкланды: Марат, вакытлыча Лениногорскида яшәгән вакытта, куллану өчен 42,87 грамм күләмендә "гашиш" наркотигы һәм 2,777 грамм күләмендә составында амфетамин булган психотроп матдә сатып ала. Наркотикларны кесәсендә саклый. Шул ук вакытта сугыш кирәк-яраклары белән бергә , "ИЖ-26" моделендәге 12 нче калибрлы ау мылтыгы сатып алып, аларны законсыз рәвештә спорт сумкасына салып йөртә.
Әйберләрен кайдан сатып алганлыгы турында судта әйтергә теләми. Ул сатып алган наркотиклар күләме РФ Хөкүмәтенең 681нче карары нигезендә, аеруча зур дип санала.
Лениногорск хокук сакчыларының җайга салынган эшләре нәтиҗәсендә, гаепләнүче җинаять өстендә тотылып, үз гаебен таный.
Суд утырышы нәтиҗәләре буенча, Марат кылган җинаятьләрнең барысында да гаепле дип игълан ителеп, 4 ел 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик

2
X