Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

«ИТ-чемпион» конкурсының икенче этабы бара

Агымдагы елның март аенда башланган «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә конкурска 110 мең бала кушылган, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 125 мең шәхси кабинетта сакланган. Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Тукай, Саба,...

Агымдагы елның март аенда башланган «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә конкурска 110 мең бала кушылган, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.


Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 125 мең шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Тукай, Саба, Алексеевск, Теләче, Буа, Бөгелмә, Биектау районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, "IT-чемпион" конкурсы кысаларында мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Конкурсның икенче этабы 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпион