Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылында зиратта зур өмә узды (+фотолар)

Мичурин авылында яз һәм көз көне зиратта өмә үткәрү традициягә керде.

 

Ә менә күптән түгел мичуринлылар дәррәү кубып, зиратта эшләргә килде. Көне дә яхшы булды.

 “Авыл халкы үзенең туганнары, якыннарының кабер өсләрен чистартып тора, ә менә бу юлы зиратта эшләр күп булды һәм кирәкле гамәлләр башкарылды”, - дип яза китапханәче Сания Вахитова.

Быел Мичурин авылында зират коймалары, капкалары барысы да яңача булачак. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова тырышлыгы белән авыл җирлеге муниципаль грант откан. Шуның хисабына зиратны төзекләндерәчәкләр.

Шунлыктан яңа коймаларны урнаштырыр алдыннан җирләрне чистартырга кирәк иде. Зиратның элеккеге коймасы челтәрдән генә булган, аларны алганнар. Һәм койма урынын кара туфрак кына калдырып, ялт иттереп чистартып куйганнар.

Шулай ук корыган яфраклар агачлар да күп булган. Халык тырышып, бердәм булып эшләгән,  күбәү булып килгәннәр.

"Авылның ватсап төркеменә белдерү яздык. Аннан авылда яшәүчеләргә аерым да әйттек, берничә тапкыр чакырырга туры килгәннәре булды. Авылда яшьләр юк шул, барысы да олылар. Авылда  үзебезнең кулдан килгән кадәр эшләрне эшләп барабыз. Менә кайчакта, өмәләрдә авылдашлар ярдәме дә кирәк була”, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова.

Зиратта өмәдә катнашучылар әлеге эшләрнең авыл төзеклеге өчен икәнен белеп эшләгәннәр. Шул ук вакытта күптән күрешмәгән авылдашлар да бер-берсе белән өмәдә күрешкән.


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев