Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск акробатлары бер-берсеннән калышмады

Лениногорскиның яшь спортчы акробатлары Халыкара балаларны яклау көнен быел үзенчәлекле ясап бәйрәм итте. Әлмәт шәһәрендә шушы көн уңаеннан зур акробатика бәйгесе булды.

Ярышлар спорт акробатикасы белән шөгыльләнүче кече разрядлы спортчы балалар өчен оештырылган иде. Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәтнең үзеннән килгән акробат кызлар икеләтә бәйрәм уңаеннан, спорт киемнәренең дә күз явын алырдай матурларын кигәннәр.  Спорт бәйгесе булса да, бәйрәм төсмере  һәрберсенең чыгышында күзгә ташланып торды.

Лениногорск акробатика мәктәбен ярышларда өч кешелек төркемнәр тәкъдим итте. Кызлар беренче һәм  икенче өлкәннәр разряды буенча чыгыш ясадылар. Динара Кашапова, Элина Хәйруллина һәм Лия Сюндюкова төркеме беренче разряд программасы буенча беренче урынга чыкты. Икенче разряд программасында чыгыш ясаган Алиана Фәттахова, Вероника Әхмәтова һәм Алинә Зәйнуллина да алардан үрнәк алып, дулкынлануларын җиңеп, чыгышларын программа таләп иткәнчә дөрес башкардылар. Үз разрядларында чыгыш ясаучылар арасында алар да беренчелекне яулады. Акробат кызларга һәм тренерлары Әсхать Хәйруллин белән Марина Мөхәммәтовага киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев