Лениногорск шахматчылары -Татарстан Республикасы чемпионнары
Шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә лениногорскилылар - Владимир Шуваткин, Сергей Михайлов, Андрей Шуваткин, Артем Афанасьев чемпион булды.
Турнир Казан шәһәрендә 2022 елның 17-20 ноябрендә узган иде.
Анда 19 команда катнашкан. Лениногорскилылар шәхси зачетта да аерылып торган.
Команда лидерлары арасында беренче тактада Владимир Шуваткин җиңүче булса, икенче тактада Сергей Михайлов көмеш призга ия булган.
2нче шахмат мәктәбе директоры
Радий Газизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев