Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче грек- рим көрәшчесе Альберт Мингаҗев Бөтенроссия ярышларыннан призлы урын яулап кайтты.
Пермь шәһәрендә 18 яшькә кадәр булган үсмерләрнең илкүләм бәйгесе булып үтте.
Ул Россиянең атказанган спорт мастеры Александр Третьяков призына үткәрелде.
Бәйгедә 19 төбәгеннән килгән 180 грек-рим көрәшчесе катнашты.
Якташыбыз Альберт Мингаҗев 80 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында өченче урынны алуга иреште.
Исламия Галимова тәрҗемәсе.
Нет комментариев