Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

22 яшьлек лениногорскилы мошенниклар корбаны булган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 22 яшьлек лениногорскилы егет мөрәҗәгать иткән.

 

Аңа популяр мессенджерларның берсеннән таныш булмаган кыздан хәбәр килгән. Аралашу барышында әңгәмәдәш кыз биржада сатулар алып бару белән шөгыльләнүен һәм акча эшләп карарга тәкъдим иткән.

Егет ризалаша һәм 10 мең сум күләмендә беренче взнос кертә. Акча күчергәч, аның телефонына  салым түләргә кирәклеге турында хәбәр килә, анда салымның бәясе 30 мең сумнан артып киткән.

Лениногорскилы әңгәмәдәшенә ышанып, әлеге сумманы күчерә. Кыз мессенджердагы  барлык язышу хәбәрләрен (переписка) бетерә, ә шәхси кабинет блокировкалана.  Егет мошенникларның кулына эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алдарларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев