Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер мәдәният йортында укучылар белән Геройлар турында сөйләштеләр

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы да булган.

 

Иске Шөгер авылы үзенең биш Герое белән горурлана ала. Аның өчесе – Советлар Союзы  Геройлары – Самат Садриев, Ибраһим Мурзин, Ислам Халиков. Икесе – Социалистик Хезмәт Герое -  Зиннәт Шәрифуллин һәм Фәсхетдин Шәрәфетдинов (алар нефтьче булган).

Иске Шөгер мәдәният йорты балалар өчен "Помним! Чтим!Гордимся!" патриотик чара уздырды. 1А сыйныфы укытучы Роза Сабитова белән берлектә җылы атмосферада уздырылган чарада катнаштылар.

Мәдәният йорты директоры Эльнара Мирзоева Иске Шөгер авылының 5 геройлары турында сөйләде. Шулай ук хәзерге көндә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп һәлак булган Геройлар – Дамир Исламов, Иске Шөгер егете – Ринат Бекмурзинны да искә алдылар.

Чарага үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучы солдат та чакырылган иде. Аның ялга кайткан чагы туры килгән. Балалар да аны кызыксынып тыңлады, ди Эльнара Мирзоева. Солдат соңыннан 18 балага да татлы бүләк – шоколадлар тараткан.

Очрашу коймак белән тәмле итеп чәй эчү белән тәмамланган.  

фотолар: https://vk.com/staroshugurovskiysdk?w=wall564256232_4018%2Fall

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев