Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер мәдәният йортындагы музейга укучылар экскурсиягә килде

18 май – музейлар көне.

Әлеге дата уңаеннан Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары Иске Шөгер мәдәният йортында эшләүче музейга килеп, совет чоры экспозицияләрен карадылар. 

Балалар әби-бабайларыннан иштеп кенә белгән экспонатлар үз күзләре белән күрә алдылар. Монда 90нчы еллар мебельләре, коверлары, савыт-сабалар бар. 

Шулай ук радиоалгыч, пластинкалар, аудиокассеталар, беренче мобиль телефоннар,  90нчы еллар уенчыклары саклана. 

Балалар барысын да кызыксынып карады, тарихи әйберләр турында мәгълүматлар алды. Бу аларга тере тарихи турында дәрес кебек булды. Кызыклы экскурсия өчен клуб директоры Гүзәл Сәйфетдиновага рәхмәт дип хәбәр итә Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге.

 

фото: ЦВР Шөгер

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев