Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Нефть музеенда Валентин Шашин юбилеена үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Күренекле җитәкче, нефтьче.

“Дәүләт стилендә фикер йөртә, зур бурыч-максатлар куя һәм аларны хәл итә белүче шәхес. Ул үз тирәсендә иҗат, чын энтузиазм атмосферасын тудырды...” – әнә шулай дип бәяли замандашлары озак еллар «Татнефть» компаниясен һәм СССР нефть промышленносте министрлыгын җитәкләгән Валентин Шашин турында.

Күренекле җитәкче һәм тәҗрибәле нефтьченең тууына 110 ел тулу уңаеннан Лениногорск Нефть музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды.

Нефть музее өчен Валентин Дмитриевичның шәхесе аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә ул 1968 елда лениногорскилыларның СССРда беренче тармак музеен төзү инициативасын хуплый. Бүген хезмәткәрләр рәхмәт йөзеннән бөек шәхескә багышланган экспозиция әзерләделәр. Шашин залы Нефтьчеләр көненә кадәр ачык булачак, һәркемне кабул итәчәкләр.

«Валентин Дмитриевич үзеннән соң зур байлык калдырды. Аның вакытында «Татнефть»тә чимал чыгару өч тапкырга артты, әмма мондый күләмдә дә ул һәрвакыт ятмаларны рациональ эшкәртү өчен чыгыш ясаган. Ул чит ил практикаларын игътибар белән өйрәнеп, аларны актив рәвештә кертүче, - дип билгеләп үтте музей мөдире Ирина Фатыйхова. - Без бу күргәзмәнең аның нинди кеше булуы турындагы истәлекне саклавын телибез”. 

Экспозицияне тәкъдим итүдә Лениногорск нефть техникумының беренче курс студентлары һәм Компания ветераннары булды. Бирегә килүчеләр Валентин Шашинның шәхси документларын – Мәскәү нефть институтын тәмамлау турындагы дипломын, хезмәт кенәгәсен, хәрби билетын һәм дәүләт бүләкләрен күрә алдылар. Легендар нефтьченең тормыш хронологиясен күпсанлы архив фотосурәтләре күзәтергә мөмкинлек бирә. Җитештерү киңәшмәләре, “буровой”ларга бару, эшчеләр белән эчкерсез аралашулар, шулай ук Лениногорскины төзү һәм төзекләндерү кадрлары — болар барысы да аның эшчәнлегенең бай елларын чагылдыра.

“Лениногорскилылар Валентин Шашинга Ромашкино ятмасын эшкәртү өчен дә, шәһәрнең үзен үстерү өчен дә бурычлы. Әлбәттә, күргәзмә тәҗрибәле профессионалларны гына түгел, ә яшьләрне дә кызыксындырачак», - ди «Татнефть» компаниясенең Лениногорск территориаль ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев.

Валентина Дмитриевич турындагы истәлек фотоларда һәм шәхси әйберләрдә генә түгел, аның хезмәтне яратуы һәм кешеләр турында эчкерсез кайгыртуга нигезләнгән карашы бүген дә «Татнефть» өчен төп юнәлеш булып кала. 

 

Анастасия Егорова

 Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев