Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы делегациясе «Изге Болгар җыены»нда катнашты (+фотолар)

17 майда Болгарда «Изге Болгар җыены-2026” узды.

Лениногорск районы делегациясе дә әлеге зур һәм масштаблы чарада катнашты. Районнан дүрт автобус белән 200 кеше иртән-иртүк ерак юлга кузгалды. Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов шулай ук җыенда катнашты.

Болгар җыены  Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышлап үткәрелде. Чара шулай ук “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында  (Казан, 12–17 май) үтте.

Болгарга ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар килгән иде.

Чара күмәк Тәүбә догасы укудан башланган. 

Аннары «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасында җыенда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка затлар тәбрикләгән.

12:00 сәгатьтә мәртәбәле кунаклар катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылган.

Бәйрәм концерты да тәкъдим ителгән. 

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск районы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова әйтүенчә, чара, гадәттәгечә, бай эчтәлекле программа белән узган. 

“Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар, ярминкә-күргәзмәләр эшләде. Ярминкәдә халкыбызның уңган-булган осталары үз куллары белән эшләгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Рухи бердәмлек хисе белән сугарылган тарихи бәйрәмнән күңелләребез тагын да яктырып, ошатып кайттык. Үземнең коллегаларымны - Бөтендөнья татар конгрессының районнардагы бүлекчәләр җитәкчеләре белән дә очраштым”, - ди Ләйсән Таһир кызы.

  • «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.

фотолар: Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев