Лениногорск районының тыл хезмәтчәне Әхәт Хәбибуллин 95 яшен билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының тыл хезмәтчәне Әхәт Хәбибуллин 95 яшен билгеләп үтә

Зур тормыш юлы узган.

Лениногорск районыннан тыл хезмәтчәне Әхәт Хәбибуллинга 21 ноябрьдә 95 яшь.

Әхәт Сәрвәретдин улы Чирмешән районының Лашман авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында мәктәптә укый. Хезмәт эшчәнлеге сугышның авыр елларында, яшүсмер чагында фронт һәм ил файдасына эшләгәндә башлана. Аннары  инкубатор станциясендә хезмәт куя. 

1955 елда Әхәт Сәрвәретдин улы сыйныфташы Фәния Хәким кызына өйләнә. Никахта биш бала туа. 1967 елда Хәбибуллиннар гаиләсе Лениногорскига күчеп килә, чөнки Әхәт Хәбибуллин биредә  төзелә торган кошчылык фабрикасына күчерелә. Анда ул баш инженер булып эшли. Соңрак «Октябрьский» совхозы белән җитәкчелек итә.

Фидакарь хезмәте өчен ул хезмәт ветераны исеменә лаек булган, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта Әхәт Сәрвәретдин улы балалары, оныклары һәм оныкчыклары хөрмәтендә гомер итә. Кызганыч, моннан ике ел элек тормыш иптәше вафат булган.

Әхәт Хәбибуллинны 95 яше Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ренат Мостафин, 10нчы ТОС рәисе Раиса Миннегәрәева котладылар, Россия Президенты В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк,  шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

 


Нет комментариев