Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск «Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе Артур Якупов мәктәп укучылары белән очрашты

«Все обо всем» дигән дәрес үтте.

Лениногорскиның 8нче мәктәбендә Бөтенроссия "Хәрби туганлык"  иҗтимагый ветераннар оешмасы Татарстан бүлегенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җитәкчесе Артур Якупов «Все обо всем» дигән дәрестә катнашты.

Ул 6нчы сыйныф укучылары белән гаилә турында әңгәмә алып барды. "Гаиләдә һәркем бер-берсен кайгыртып яши, анда үзеңә карата хөрмәт сизәсең", - дип сөйләде ул.

Укучылар аңардан "нәрсә ул туганлык" дип сорады. "Хәрби туганлык - ул зур гаилә кебек, анда уртак фикерләр берләштерә. Без - барыбыз да хәрбиләр. Без һәрвакыт сафта", дип җавапны ирештерде.

Бүгенге көндә Лениногорскиның "Хәрби туганлык" җирле бүлекчәсендә 36 кеше бар. Алар Садриев урамындагы бинада очрашалар, чаралар үткәрәләр.

Соңыннан  Артур Якупов укучыларга уңышлар теләде.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2254278.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев