Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 12 ветеран бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне Лениногорск ветераннары апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча  Лениногорск  бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 ветеранга һәм сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк.

"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә  бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X