Хөрмәтләү.
Халыклар бердәмлеге көнендә – Лениногорск районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Рукавишниковны 99 яше белән котладылар.
Дмитрий Николаевич 1944 елда 147нче полкка хәрби хезмәткә җибәрелә һәм 1951 елга кадәр була. Аннары туган якларына кайта һәм янгын сүндерү частенә урнаша. Янгын сүндерүчедән башлап бүлек командирына кадәр юл үтә. Бүген ул кызлары янәшәсендә, аларның тәрбиясен күреп яши. Дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.
Бөек Ватан сугышы ветеранын район башлыгы Марат Гирфанов котлады, аңа сәламәтлек теләде.
Нет комментариев