Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына яңа җитәкче билгеләнде

Мэриядә район Советы сессиясе узды

 

Көн тәртибендә каралган сорауларның берсе - Лениногорск җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына яңа рәис сайлау иде.

Әлеге вазифага депутатлар бертавыштан Игорь Вячеславович Крюковны сайлап куйдылар.

Ул - 1977 елгы. Югары белемле. Университетны тәмамлагач, Лениногорск шәһәр прокуратурасына эшкә килә. Монда шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый. 2022 елның ноябреннән 2023 елның мартына кадәр Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары булып эшләгән. Прокуратура органнарында эш стажы - 20 елдан артык.

Яңа җитәкчегә уңышлар телибез.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2198189.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев