Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР ӨЧЕН ЙОЛДЫЗНАМӘ (20-26 август)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада хис-тойгыларын кулда тота алмый интегер. Агрессив булмагыз һәм конфликтка кермәскә тырышыгыз. Әгәр дә кәефегез кырыла, эшкә кулыгыз бармый икән медитация белән шөгыльләнегез яисә диңгез тозы кулланып ванна керегез. Авызыгызны чамалап ачыгыз, кешеләргә ягымлы булыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга җитәкче кушкан эш авыр һәм катлаулы, башкарып чыга алмаслык булып тоелыр. Алдан паникага бирелмәгез. Кайвакыт беренче карашка авыр тоелган эш күпкә җиңелрәк булып чыга. Ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләсәгез, һичшиксез, җиңеп чыгарсыз. Бу атнада юлга чыгарга киңәш ителми.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр фикердәш дуслар табар. Башкалар сезне ишетми һәм аңламый кебек тоелыр. Ялгыз гына эш итәргә ашыкмагыз. Күмәкләп эшләү күпкә отышлырак һәм нәтиҗәлерәк. Ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелып торыгыз. Һәр адымыгызны ясаганда, уңай һәм кире якларын барлап, эшегезгә нәтиҗә ясап бару яхшы булыр.

КЫСЛА(22.06-22.07)ларның бу атнада гаилә бюджеты тулыланыр. Хыялларыгызны тормышка ашырыр вакыт. Җитди мәсьәләләр хәл итәргә алынмагыз. Бу атнада уңыш сезнең якта түгел, дип фаразлый йолдызлар. Атна ял итү, дуслар белән аралашу, туганнар белән күңел ачу, күрешү өчен әйбәт вакыт. Ялны кызыклы һәм файдалы итәргә омтылыгыз. 

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга тынычлык һәм гармония җитеп бетми. Нерв киеренкелеген бетерү өчен ял итәргә, йокы туйдырырга һәм дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә. Берәрсе белән бәхәстә булсагыз, дуслашырга, мөнәсәбәтләрне җайларга тырышыгыз. Атна ахырын балаларга һәм өлкән буынга багышлагыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларның тырыш хезмәте саллы гына керем китерер. Хәтта җитәкчегезнең премия биреп, көтелмәгән сюрприз ясавы да мөмкин. Бурыч-әҗәтләрдән котылу мөмкинлеге туар, үзегез теләгән әйберне сатып алырсыз. Ялларны якыннарыгыз, балаларыгыз белән үткәрсәгез, һич үкенмәссез.
 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә әлеге атнада яңа эш башларга киңәш ителми. Стресс һәм депрессиядән сакланыгыз. Кәефнең кай якка үзгәрүе үзегездән тора. Азартлы уеннарда катнашмаска тырышыгыз. Ял белән эшне чиратлаштырырга өйрәнегез. Югыйсә энергиягез бетәргә мөмкин. Иммунитетны ныгыту да комачау итмәс.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга дөреслекне күрә белергә вакыт. Барлык проблемаларда да үзегез гаепле. Мин-минлекне җиңеп, якыннарыгыз сүзенә колак салырга кирәк. Үзегезнең уңышсызлыкта кешеләрне гаепләү дөрес түгел. Эшләп куандырганыгыз юк. Ә тел чарлата беләсез. Иң элек ялкаулыкны җиңәргә өйрәнегез һәм эшли башлагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга теләмәгән эш белән шөгыльләнмәскә киңәш итә йолдызлар. Тиеш, кирәк дип эшләргә түгел, ә күңел кушканга эшләргә кирәк. Әлеге атна күбрәк иҗат итү өчен отышлы. Ял көннәрен туганнар һәм якыннарыгыз белән яки дуслар компаниясендә үткәрү яхшырак. Якын арада зур әйбер сатып алу көтелә. 

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр өчен атна авыр булыр, дип фаразлана. Шәхси тормышта аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Эштә бер-бер артлы конфликтлар туу да кәефне төшерергә сәләтле. Шуңа аралашу даирәсен киметү уңайлырак булыр. Ялгыз калып, уйланырга, тормышка беркадәр нәтиҗә ясарга кирәк. 

СУКОЯР(19.01-18.02)ларга атнаны яраткан эшкә багышларга киңәш ителә. Көннең беренче яртысы табыш кертү өчен уңышлы булса, икенче яртысы йорт мәшәкате, ял итү өчен әйбәт. Өйдән еракка китүне кичектереп торыгыз. Шулай ук күңел ачу чараларына бармау да әйбәтрәк. Майлы ризыклар ашамагыз, ашказанын саклагыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга якыннарына карата бераз йомшаграк һәм тынычрак булырга киңәш ителә. Бу үпкәләш-талашлардан саклап калырга ярдәм итәр. Эштә сез, һәрвакыттагыча, үзәктә. Яңа идеяләр белән җитәкчене дә, хезмәттәшләрегезне дә шаккаттырасыз. Афәрин дияргә генә кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев