Лениногорскиның 7нче мәктәп укытучысы - иң яхшы укытучы конкурсында җиңүче
Аның педагогик стажы 25 ел тәшкил итә.
Сафиуллина Гүзәл Әсгать кызы, 7нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы, педагогик эшчәнлектәге уңышлары өчен 2026 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында җиңүче булды.
Бу хакта 7нче мәктәп сайты хәбәр итә.
Гүзәл Әсгать кызына мондый дәрәҗәле конкурста җиңәргә эшендәге югары күрсәткечләре ярдәм итте: республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булу, укыту процессына заманча технологияләрне кертү. Ул күп еллар дәвамында шәһәр мәктәпләренең инглиз теле укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе җитәкчесе, төрле һөнәри осталык конкурсларында җиңүче һәм призер булып тора.
Аның педагогик стажы 25 ел тәшкил итә.
Үз һөнәрен яратып башкаручы укытучы – Гүзәл Сафиуллинага киләчәктә дә зур уңышлар теләп кала мәктәп коллективы.
фото: мәктәп сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев