Лениногорскиның ике мәктәбендә энергокласслар ачылды
Һөнәри юнәлеш бирү
Лениногорскиның ике мәктәбендә энергокласслар ачылды. Болар: Тимәш мәктәбендә һәм шәһәрнең 10нчы мәктәбендә.
Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Лениногорск политехник колледжы укытучылары мәктәп укучылары өчен ай саен энергетикага кагылышлы дәресләр үткәрәләр. Укучылар тармакның кирәкле һөнәрләре белән танышалар, электротехника җиһазлары, заманча технологияләр һәм энергетика өлкәсендә эш перспективалары турында күбрәк беләләр.
Энергокласслар – укучылар өчен булачак һөнәр сайлауда беренче адымнарын ясау, яңа белемнәр алу һәм үзләрен кызыклы юнәлештә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Ике мәктәптә дә сыйныфлар яхшы итеп ремонтланган, якты, шартлар тудырылган.
Энергоклассларны ачуда район башлыгы Марат Гирфанов, “Сетевая компания”нең кадрлар буенча белгече Всеволод Семенюк, ЛПК директоры Рөстәм Минязев, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова катнашты.
Тантаналы ачылышта Лениногорск политехника көллияте базасында ел дәвамында белем алган 9 нчы сыйныф укучыларына «Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» һөнәренә керешү турында таныклыклар тапшырылды. Шулай ук энергетика көненә багышланган рәсемнәр конкурсында актив катнашкан яшь рәссамнарны да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев