Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөнәҗәтләр бәйгесендә Гран-прины Кирлегәчтән Әлфия Магизянова алды (+ җиңүчеләр исемлеге)

Лениногорск Мәдәният сараенда “Илаһи моң” мөнәҗәтләр кичәсе узды. Икенче мәртәбә үткәрелүче бәйгедә катнашучылар күп булды.

 

Чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.

Чараның оештыручылары: Мәдәният сарае, Лениногорск мөхтәсибәте, Милли-мәдәни үзәк.

Мөнәҗәтләр кичәсендә районыбыз авыл җирлекләре ансамбльләре дә, аерым кешеләр, шулай ук Лениногорскида яшәп, фольклорның бу жанрына игътибар бирүче ханымнар катнашты.

Хәзер мөнәҗәтләрне бәйрәм кичләрендә яки мәҗлесләрдә укыйлар, әйтәләр.

Бәйге ике номинациядә үтте: “Соло” һәм “Ансамбль”. Катнашучыларны гадел жюри бәяләп барды. Жюри башкару осталыгын,  эчтәлекне эмоциональ тапшыруны, дөрес дикцияне, ачык яңгырашны бәяләде.

Нәтиҗәдә бәйгедә  Гран-прины Кирлегәчтән Әлфия Магизянова алды.

“Илһамлы тавыш” номинациясендә беренче урынны – Лениногорскидан Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова,
Икенче урынны – Зәй-каратайдан Тәслимә Шәрипова,
Өченче урынны – Урдалыдан Гөлнара Рәхимова алды.

“Халык күңеле” номинациясендә беренчелек –  Кирлегәчтән Мөгаллимә Шәвәлиевада
Икенче урында – Зәй-Каратайдан  Мөгалимә Галиева,
өченчедә – Сугышлыдан Әкълимә Ялалова .

“Җир-су” номинациясендә җиңүчеләр – Лениногорскидан Гөләндәм Кәбирова һәм Мөэмин-Каратайдан Таһир Шәмсуаов
Икенче урында – Лениногорскидан Нәзирә Гиззатова
Өченче урында – Тимәштән Исламия Галимова

“Дуэт” номинациясендә җиңүчеләр – Кирлегәчтән Асия Мингалиева, Алсу Салимҗанова.

“Ансамбльләр” номинациясендә беренче урынны – Зәй-Каратайдан “Рәйхан” алды
Икенчедә –  Юлтимердән “Нәргиз”
Өченчедә –  Сарабикколдан “Нур” фольклор коллективы

Гран-при алучыга зур шәмаил бүләк ителде. Барлык катнашучылар Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

фотолар: Мәдәният сарае ВКонтакте челтәре: https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_8361

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев