Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга субсидия артачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга субсидия артачак

Авыл халкына ярдәм.

Киләсе елдан шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарда йөргәндә әнә шундый карар кабул ителде. Республика җитәкчесе белән очрашуларда терлек санын саклап калу, азык әзерләү һәм сөт бәясе турында еш сөйләштеләр.

Яңалыкларның беренчесе сыер тотучыларга кагыла. Билгеле булганча, моңа кадәр хуҗалыклар бер баш сыерга 6300 сум субсидия алып килде. Киләсе елдан әлеге ярдәмнең күләме 10 мең сумга кадәр арттырылачак. «Бу карар авыл халкына ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», – диләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Икенче үзгәреш үгез бозау сатып алырга теләүчеләргә кагыла. Исегезгә төшерик: быелдан 6 айга кадәрге үгез бозаулар сатып алуга субсидия бирелә башладылар. Аның күләме бер башка 35 мең сумга кадәр иде, ләкин сатып алынган бозау бәясенең 50 процентыннан артыграк була алмый. Әлеге акчаны алыр өчен бозауларны бары тик күмәк хуҗалыклардан гына сатып алырга рөхсәт ителде. Ә киләсе елдан малларны шәхси эшмәкәрләрдән һәм фермер хуҗалыкларыннан да алып булачак.

Өченчесе – өр-яңа ярдәм чарасы. Анысы мөгезле эре терлек симертү өчен мини-ферма төзү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен биреләчәк. Моңа кадәр мондый ярдәмнән 5 һәм 8 баштан күбрәк сыер асраучылар гына файдаланды. Идарә башлыклары әйтүенчә, әлеге төр ярдәм чарасы югары технологияләр кулланып эшли торган кешеләргә генә бирелергә мөмкин.

 

https://vatantat.ru

 


Нет комментариев