Соңгы вакытта яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сыра сусауны басучы яраткан эчемлек булып тора. Чынлыкта исә аны бер дә зыянсыз эчемлек дип әйтеп булмый. Кайбер төр сыраларда алкогольның күләме 10-12% җитә.
Организмның үсеш чорында сыра кулланучы яшүсмерләрдә психик бәйләнеш һәм наркотик белән мавыгу 3-4 тапкырга тиз барлыкка килә. Сыра эчкечелеге барлыгы күптән билгеле. Ул акрын барса да, сыра куллану зур афәт булып тора.
Сырада булган матдәләр түбәндәгеләргә китерергә мөмкин:
· тамырларны киңәйтүгә;
· бавырда кан туктау, бавыр күзәнәкләрен кысуга һәм аларның функцияләрен бозуга;
· еш сию, тамырларда углеводларның, тозларның һәм суның артык булуына;
· йөрәк ягында, шулай ук йөрәк мускулларында үзгәрешләр барлыкка китерүгә;
· эндокрен система үзгәрүгә;
· баш мие күзәнәкләренең үлеменә.
Германиянең беренче рейхсканцлеры Бисмарк, сыра куллану нәрсәгә китереп чыгаруын белгәч, сыра эчкечелегенә түбәндәге билгеләмә бирә: «Сырадан ялкауга, юләргә һәм көчсезгә әвереләсең”. Сыраны еш кулланганда ир-атларның организмында матдә бүленеп чыга. Ул ир-атларда җенси гормон-тестостеронарның кимүенә китерергә мөмкин.
Гормональ бозылу хәттә кешенең тышкы кыяфәтендә дә сизелә: ир-атларда күкрәк бизе зурая, оча сөяге киңәя, хатын-кызларның исә тавышның тембры түбәнәя, чәч коелуы күзәтелә.
Сыра - беренче, тагы да көчле нелегаль булмаган наркотик матдәләргә юл бирүче, легаль наркотик.
чыганак:https://vk.com/@-171055626-syra-zararsyzmy
фото:pixabay.com
Нет комментариев