ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда көзге урман культуралары сезоны башланды

Татарстан Республикасында 2026 елның көзге урман культуралары сезоны кысаларында 1,6 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елда урман культураларын булдыру өчен 1,1 мең га мәйданда кишәрлекләр әзерләү планлаштырыла.

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина сөйләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

«Шулай ук урман тармагы белгечләренә 10 тоннадан артык урман үсемлекләре орлыгы әзерләргә кирәк булачак, – диде Алсу Мостафина. – Моның белән беррәттән базислы урман питомникларында стандарт утырту материалын инвентаризацияләү дә башкарылачак. Аның йомгаклары буенча 2027 елга урман торгызу эшләрен планлаштыру өчен утырту материалының күләме билгеләнәчәк».

Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев