Лениногорскида «Мәхәббәт» паркында Исмәгыйль Садриевка истәлек ташы урнаштырдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Мәхәббәт» паркында Исмәгыйль Садриевка истәлек ташы урнаштырдылар

Якташыбыз Исмәгыйль Әюпович Садриев «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» (»БиО») оешмасы җитәкчесе иде, «Мәхәббәт» паркын төзү эшләре җитәкчеләренең берсе булды.

2007 елга кадәр парк урынында бөтенләй башкача иде: куаклык һәм агачлар үскән куе сазлыклы урын, ул асоциаль яшәү рәвеше алып баручы кешеләр өчен бер почмак кебегрәк булып торган.

Ул чакта Шәһәр җитәкчеләре бу территорияне тамырдан үзгәртергә карар кабул итә. Урынны чистарту шәһәр предприятиеләре көче белән башлана, алар арасында «БиО» җәмгыяте дә була. Бу гомумшәһәр инициативасы иде: предприятиеләр техника һәм эшчеләр бирделәр, ташландык участокны төзекләндерелгән ял итү зонасына әйләндерергә булыштылар. Алар чүп-чарны чыгардылар, күптәнге агачларны алдылар һәм булачак аллеялар өчен мәйданчыкларны тигезләделәр.

Территорияне алга таба төзекләндерү, ландшафтны һәм паркның хәзерге йөзен формалаштыру «БиО» һәм аның җитәкчесе Исмәгыйль Әюп улы Садриев җилкәсенә төште. Биредә яңа каеннар, тирәкләр һәм чыршылар утыртыла, парк аша аккан елга үзәне яңа форма ала һәм ландшафт матурая. Куаклыклардан «Лениногорск» сүзе барлыкка килә, тротуар плитәсе белән түшиләр, инеш аша күперчекләр ясыйлар.

Исмәгыйль Әюп улы Садриев җитәкчелегендә «БиО” җәмгыяте зур уңышларга иреште:

  • Моношәһәрләр арасында төзекләндерү буенча бөтенроссия конкурсларында күп тапкырлар беренче урыннарны яулады.
  • Республика конкурсы лауреаты булды.
  • Бервакыт хәтта Парижда узган Халыкара конкурста бүләк яулады.

Бу казанышлар Садриевның эш дәрәҗәсе иң югары стандартларга туры килүен раслый.

Күптән түгел, ягъни  4 августта (Истәлек ташы ачылган көнне) шәһәр халкы паркка нигез салучыга рәхмәт белдерү мөмкинлеге алды. Үзәк мәйданчыкларның берсенә мемориаль билге куелган — таш өстендә Исмәгыйль Әюп улы Садриев портреты.

Һәйкәл И.Ә. Садриевның тууына 80 ел тулу уңаеннан ачылды, исән булса, аңа 9 августта 80 яшь тулган булыр иде.


Фото: Лидия Сильцева.

 


Нет комментариев