Татарстан Фәннәр Академиясендә Лениногорскида геопарк булдыру этаплары турында фикер алыштылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Фәннәр Академиясендә Лениногорскида геопарк булдыру этаплары турында фикер алыштылар

ТР Фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында геопарк төзү проекты буенча киңәшмә узды. «Татнефть» тарафыннан тәкъдим ителгән һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган инициатива турында Академия җитәкчелеге, «Татнефть» вәкилләре һәм муниципаль районнар башлыклары фикер алышты.

Төп мәсьәлә – заявка әзерләүдә һәм геопаркны алга таба үстерүдә фундаменталь фәннең урыны.

"ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән безнең Лениногорскида геопарк булдыру этаплары буенча предметлы рәвештә карап чыктык. Проект инде зур юл үтте, әмма  иң катлаулысы һәм кызыгы алда икәнен аңлыйбыз. Проект фәнгә генә кагылмый, кешеләргә дә кагылуы белән уникаль. Лениногорскилылар өчен бу туристлар агымын үстерүдән һәм кече бизнесны үстерүдән алып, район инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итүгә кадәр яңа мөмкинлекләр. Алда документларны рәсмиләштерү һәм ЮНЕСКО стандартларына әзерләү, бу-  бик зур эш, әмма ул моңа лаек, " - диде Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.

Проект Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы биш районны үз эченә ала. Геопаркның эш исеме - "Шөгер", төп фәнни-агарту визит-үзәген Лениногорск районының Шөгер авылындагы ландшафт-промышленность нефть паркы-музее территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Территориянең башлангыч чикләре һәм төп геологик, табигый һәм мәдәни-тарихи объектлар реестры инде билгеләнгән.

Территория уникаль геологик объектларны — Пермь кисемнәрен, карст күренешләрен, җир асты суларының чыгу юлларын, шулай ук индустриаль һәм мәдәни тарих һәйкәлләрен: нефть һәм бакырның борынгы эшкәртмәләрен, этнографик комплексларны, музей һәм әдәби һәйкәлләрне үз эченә ала.

фото: ЛМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев