Республикада 2027 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларын техник карауга чик бәяләр үзгәрә.
Әйтик, җиңел машина хуҗаларына хезмәт күрсәтүнең бәясе 68 сумга артып, 1 202 сумнан 1270 сумга җитәчәк.
Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарга кул куйган. М2 категориясендәге автобуслар өчен чик тариф – 2 173 сум (2 058 сум булган), M3 категориясендәгеләре өчен – 2 625 сум (2 486 урынына) тәшкил итәчәк. N1 категориясендә йөк машиналарына техник карау уздыру хакы 1 389 сумга кадәр җитә (хәзер – 1 315 сум). N2 – 2 532 сумга кадәр ( 2 398 сумнан), N3 –2 733 сумга кадәр (2 588 сумнан) арта.
O1 һәм O2 категорияләрендәге прицеплар һәм ярымприцеплар өчен максималь түләү 992 сумнан 1 047 сумга кадәр, O3 һәм O4 категориядәгеләре өчен – 1 675 сумнан 1 769 сумга кадәр җитәчәк.
Оператив хезмәтләрнең автомобильләре. коммуналь техника, эвакуаторлар кебек махсус транспорт өчен аерым тарифлар каралган. Категориясенә карап, техник карауның чик күләме 491 сумнан 3 538 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Яңа бәяләр киләсе ел дәвамында – 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев