Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда май аенда сәнәгать җитештерүе индексы 105,7 процентка җитте

Татарстанда 2026 елның маенда сәнәгать җитештерүе индексы 105,7% ка җитте, бу 2025 елның маена караганда 5,7 процентка күбрәк.

Агымдагы елның беренче биш аенда бу күрсәткеч, Росстат мәгълүматларына караганда, 6,7% ка арткан.

Үсешнең төп факторлары эшкәртү производстволары, энергетика секторы һәм файдалы казылмалар чыгару. Биш ай эчендә эшкәртү производстволары - 7,6% ка, энергетика - 12,3% ка, ә файдалы казылмалар чыгару 3,9% ка арткан.

Әмма кайбер тармаклар кимүне күрсәтә. Әйтик,  күн һәм күн эшләнмәләр җитештерү - 32,7% ка, резина һәм пластмасса эшләнмәләр - 24,7% ка, башка металл булмаган минераль продукция - 14,3% ка, текстиль эшләнмәләр - 13,9% ка, ә металлургия җитештерү-13,1% ка кимегән.

 

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев