Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда туристик программа буенча кэшбэкка 20 меңгә кадәр акча кайтарып була

Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләре кергән.

Быел Татарстанда шифаханә һәм кунакханәләрдә ял иткән өчен 20 меңгә кадәр кэшбэк кайтарырга мөмкин. Кэшбек ике көннән артык торган очракта кайтарыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләр керде. Программа буенча Идел, Кама буйлап круизларны да броньларга мөмкин. Сәяхәт өчен түләнгән бәянең 20 процентын кайтарып була. Процентның суммасы 20 меңнән артмый. Төп шарт — кунакханәдә яки шифаханәдә тору ике көннән дә ким булмаска тиеш», — диде ул.

Сергей Иванов әйтүенчә, туристик кэшбэк программасына барлык ял итү урыннары да кермәгән. Программада булган исемлекне шушы сылтама аша карарга мөмкин. Турларны «Мир» картасы буенча «мирпутешествий.рф» киңлегендә сатып алып була.

«Болгар, Арча, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш районнарында туристлар өчен чаралар бар. Бу районнарга тур белән дә барырга мөмкин. Турда экскурсия, яшәү, ашау һәм күңел ачу чаралары каралган. Бу тур буенча республиканың төрле шәһәрләреннән барырга була», — дип сөйләде ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев