Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстаннан беренче хаҗилар төркемнәре юлга чыкты, аларны Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт озата бара

16 майда, иртән иртүк, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Татарстаннан беренче дүрт хаҗилар төркеме самолет белән изге җиргә очты.

Барлыгы 171 кеше "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ операторының "Стандарт" программасы кысаларында Казан – Мәдинә маршруты буенча изге урыннарга юлланды.

Изге урыннарга юл алганчы, хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул аларга изге теләкләрен җиткерде, хаҗ кылуның рухи әһәмиятен ассызыклады һәм дога кылды.

Хаҗиларның беренче дүрт төркеме Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов, Чаллы шәһәре “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов, шулай ук Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкчелегендә хаҗ кылачак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел "ДУМ РТ Хадж" хаҗилары өчен Казаннан барлык рейслар – Мәдинәгә туры булачак. 2026 елда республикадан барлыгы 1800 хаҗи хаҗга барачак.  Шуларның 200се махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары.

Татарстан хаҗиларының 450 кешедән торган иң зур төркеме 17нче майда юлга чыгачак. Соңгы төркемнең самолетка утырып юлга кузгалуы – 20нче майда.

Юлда һәм хаҗ вакытында аларны Татарстаннан төрле белгечлекләргә ия 20 табиб озатып йөриячәк һәм тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтәчәк – алар Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән җибәрелә. Хаҗилар туган җирләренә 3нче июньдә кайта башлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

 

фото: https://dumrt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев