Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Топилин: Татарстанда яралы хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәге барлыкка килә

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук инвалидлар өчен махсус тернәкләндерү үзәге булдыру буенча эш алып барыла.

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин ТНВда «7 көн» программасының «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, үзәкне урнаштыру өчен шифаханәләр тапшырылган, аларны заманча таләпләргә туры китерергә кирәк.

"Кызганыч, инвалидлык, җәрәхәтләр белән кайткан кешеләр бар. Алар өчен Татарстанда хәзер яңа тернәкләндерү үзәге булдыру процессы бара", - диде Максим Топилин.

Ул билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру планлаштырылганча тиз бармый, бу финанслау һәм проект документациясен әзерләү мәсьәләләре белән бәйле. Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, үзәкне булдыру турында принципиаль карар кабул ителгән инде.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев