Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ялгыз әтиләргә ана капиталын бирәләр?

Министрлык закон проектының әзер булуын хәбәр иткән.

 

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләргә ана капиталын бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Министрлык закон проектының әзер булуын хәбәр иткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Ана капиталын ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләр ала алачак. „Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында“гы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнде. Документ нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокуклы затлар даирәсен киңәйтү тәкъдим ителә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 3,7 процентка артты, беренче балага — 483,8 мең һәм икенче балага 639,4 мең сум бирелә. Ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү өчен ялгыз әтиләргә РФ Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 

 

Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/yalgyz-tilrg-ana-kapitalyn-birlr

 http://sarman-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев