Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында балалар белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен искә алдылар

1нче июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелде.

Без бу көнне Ватаныбызны саклап, төрле локаль бәрелешләрдә — Әфганстан, Чечня, Куба, Африка, Сирия җирләрендә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан батырларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Зәй-Каратай мәдәният йортында балалар белән шушы көнгә багышланган патриотик сәгать узды. Чара барышында Украинада, СВОда илебезне яклап һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Алар арасында Зәй-Каратай хәрбиләре дә бар: Руслан Маковский, Раил Насыбуллин, Илфат Шәрәфетдинов. 

Китапханәче Гүзәлия Фәхретдинова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Насибуллина  балаларга геройлар турында сөйләделәр. 

Чара ахырында Ватан турында мәкальләрне искә төшерделәр. 

Клуб фойесында “Ватан солдатларына дан” стенды куелган. Ул 3 өлештән тора. Берсе – Ватан сакчылары хөрмәтенә, икенчесе – Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучыларга, өченчесе – МХО геройларына багышланган. Чара шушы стенд янында үтте. 

 

фотолар: Зәй-Каратай китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев