Күрше районда такси һәм җиңел машина бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
Әлмәт районында такси һәм җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән.
Кичә кичке сәгать җиденчедә Габдрахман авылының Совет урамында Mitsubishi һәм «Лада» (такси) җиңел машиналары катнашында һәлакәт булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлардан билгеле булды.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында чит ил машинасында хатын-кыз - машина йөртүче һәм өч пассажир, таксида - шофер һәм алты пассажир булган.
«Mitsubishi машинасындагы егетне һәм хатын-кызны хастаханәгә шаһитлар озатты. Тагын ике хатын- кыз - «Лада» автомобиле пассажирларын ашыгыч ярдәм табиблары алып китте», – диделәр вакыйга шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев