Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге җәяүлеләрнең исенә төшерә

Җәяүле кеше юлда барганда кисәк туктап кала ала, ә автомобильгә тукталу өчен вакыт һәм ара кирәк.

Юл аркылы чыкканда игътибарлы һәм сак булыгыз.

-Җәяүле кичүенә килеп җиткәч беразга тукталыгыз.
- Башта-сулга, аннары –уңга, аннан янә сулга борылып карагыз.
- Юлдан килүче барлык транспорт чарасының сезне үткәреп җибәрү өчен тукталуында инаныгыз.

Юл аркылы чыкканда кулда бернинди дә гаджет булмаска тиеш: телефоныгызны кесәгә яисә сумкага салыгыз, наушник кигән булсагыз, аларны алыгыз.

Юлны тиешле дәрәҗәдә күрү өчен кулыгызда зонт булса –аны төшерегез, башыгыздагы капюшонны салыгыз.

Караңгы вакытта күренеп тору өчен киемегезгә яктылык кайтаргыч элемент-фликерлар беркетегез, алар берничә булса – тагы да яхшырак.

Туктап торган машина яисә кар өеме артыннан юлга йөгереп чыкмагыз. Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәү – кеше сәламәтлеген, ә кайчакларда – гомерен дә саклап кала.

 

Исламия Галимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев