Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Ульяновск өлкәсендә һәлакәт: Татарстанның 4 кешесе үлгән (фото)

Бүген Ульяновск өлкәсендә Яңа Малыклы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелгән. Трассада Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә. Җиңел машинада булган 4 кеше вафат булган....

Бүген Ульяновск өлкәсендә Яңа Малыклы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелгән.

Трассада Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә.

Җиңел машинада булган 4 кеше вафат булган. Алар - 46 һәм 29 яшьлек хатын-кыз, 39 һәм 31 яшьлек ир-атлар. Өчкешенең хастаханәгә озатылуы мәгълүм. Алар - Skoda Octavia машинасындагы 1997 елгы пассажир, таксидагы пассажир һәм аның йөртүчесе. Маршруттагы таксида ике генә кеше булган. Йөртүчесенең хәле авыр, диелә.

чыганак:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined