Уң кул белән аша, cуны өчкә бүлеп эч. Мөселманнар өчен ашау-эчүгә бәйле кагыйдәләр исемлеге әнә шулардан башлана. Ашау – тамак туйдыру гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү дә.
Ашау-эчү әдәбе хакында башкаладагы «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ашау-эчү хакында әйтелгән хәдисләре бармы?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһы исеме белән ашый башла, уң кулың белән аша һәм ризыкның үзеңә иң якын булганына үрел», – дигән. Ягъни «бисмиллаһ» әйтегез, уң кул белән һәм алдыгызда булган әйберне генә ашагыз, кеше алдыннан алып йөрмәгез, дигән сүз бу. Менә шул өч әдәп хакында онытырга ярамый. Әгәр дә ашар алдыннан Аллаһының исемен телгә алырга оныткансыз икән, исегезгә төшкәч тә әйтергә ярый.
– Уң кул белән ашамау гөнаһмы?
– Уң кул белән ашау иң хәерлесе. Сабый чакта өстәл янына утырганда, әби-бабайлар: «Кашыкны тәти кулыңа тот», – дип, уң кул белән ашарга кирәк икәнен искә төшерә иде. Әби-бабаларыбыз бездә шул рәвешле мөселманча ашау әдәбен тәрбияләргә тырышканнар, бүген дә шуны үтәсәк һәм балаларыбызны, оныкларыбызны өйрәтсәк иде. Бер кеше пәйгамбәребез (с.г.в.) белән утырган чагында, сул кулы белән ашый башлаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Уң кулың белән аша», – дип әмер биргән. Бу бәндә исә: «Мин булдыра алмыйм», – дип җавап кайтарган. Шунда Аллаһының илчесе: «Һәм булдыра алмасаң да», – дип кисәткән. Бу бәндә тәкәбберләнеп пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кушканын үтәмәгән һәм аннан соң беркайчан да уң кулын авызына китерә алмаган.
– Ризыкны ике кул белән ашау дөресме?
– Юк, чын мөселман ике кул белән ашамас. Аш ашаганда, бер кулымда кашык бар дип, икенчесенә ипи тоту – әдәпсезлек. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сул кул белән бары шайтан гына ашый», – дигән. Хәтта сулагай булсаң да, башка эшләрне сул кул белән эшләп, ашауны бары тик уң кул белән ашарга кирәк.
- Өстәл яныннан корсак тутырып түгел, ә бераз ач булып китәргә куша табиблар. Динебездә ризык күләме хакында берәр сүз әйтелгәнме?
– Әйе. Бу хакта Рәсүлебезнең мондый сүзләре бар: «Ашказаны – бөтен авыруларның өедер, чаманы белеп ашау – дәваның башыдыр. Моны гадәт итегез. Ашыйсыгыз килсә, әз-әзләп, бүлеп-бүлеп, пакь, хәләл ризыкларны ашагыз һәм ризыкны суытып ашагыз, чөнки кайнар ризыкта бәрәкәт юк. Ашаганда, ашказаныгызны күңелдән өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә – ризык, икенчесендә – эчемлек, өченчесендә һава булсын. Ашап бетергәч, тешләрегезне чистартыгыз һәм кулларыгызны юыгыз».
– Идәнгә төшеп киткән ризыкны күпләр ташлый. Бу дөресме?
– Юк, идәнгә төшкән ризыкны алырга, чистартырга һәм ашарга куша пәйгамбәребез (с.г.в.). «Шайтанга өлеш калдырмагыз», – ди ул. «Хакыйкатьтә, сезнең һәркайсыгыз нинди генә гамәл кылса да, аның янында шайтан сагалап тора. Ашаганда берәрегезнең ризык кисәге төшсә, аны алсын, тазаласын һәм ашасын, шайтанга калдырмасын. Һәм ашап бетергәннән соң бармакларын яласын, чөнки, чынлыкта, бәндә ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт яшеренгәнен белми», – дип китерелә Мөслим хәдисләр җыентыгында.
Нет комментариев