Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Комсомоллы яшьлегемә кире кайтыр идем”

-Комсомолда эшләгән елларны гомеремнең иң бәхетле мизгелләре, дип саныйм ди Җәмил Фәтхетдин улы Хәйретдинов. -Без бу эшкә шулхәтле бирелгән идек: төн уртасында уятып берәр эш кушсалар, шуны үтәргә дип бернигә карамый чыгып йөгердек.

Авторитетлы оешма булды.  Комсомолга кергән вакытын да яхшы хәтерли ул. Туган авылы Түбән Чыршылы мәктәбеннән соң, Федотовка мәктәбендә өлкән сыйныфта укып йөргән вакытлары. Аларны комсомолга кабул итү өчен Шөгергә район комсомол комитетына алып баралар. “Уставны өйрәнгән идек инде, шулай да юл буе борчылып бардык”, дип искә алды. 
  Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, горгазда комсомол секретаре булып эшләп йөрүче егетне күреп алып, шәһәр комсомол комитетына инструктор итеп чакыралар. 
-Ул елларда комсомол оешмасы бик почетлы, авторитетлы иде,  бөтен мәдәни һәм массакүләм чаралар, производстводагы социалистик ярышлар - барысы да комсомол аша үтте, бергәләшеп өмәләргә чыга идек. Комсомол дружинасы оештырып, кулга кызыл тасмалар бәйләп шәһәр урамнарында, урман паркында тәртип саклап йөрдек. Әллә кайдан танып торалар, без чыккач, тәртип була иде, -ди.

Комсомолда отчество юк иде.  -Без эшләгән вакытта комсомол оешмасына 50 ел тулды. Үзебезгә бик зур социалистик бурычлар алып, барлык оешмаларда да бик матур итеп, зурлап үткәрдек, - дип дәвам итте сүзен. - Менә шуннан соң 50 ел вакыт узып киткән. Безнең белән эшләгән кайберәүләрнең исемнәре: комсомол комитетының беренче секретаре Вансет Солтанов, икенче секретарь Лилия Гаврилова, мәктәпләр буенча урынбасар Таисия Ванцова, соңрак Марс Исхаков килде. Комсомолда отчество белән эндәшү юк иде, хәтта биләгән вазифалары белән югарырак булганнарга да исемнәре белән дәштек. 
   Виктор Чаплыгин белән инструктор идек: ул шәһәр буенча, мин авылларда. Хәзерге тренер-укытучылар кебек инде. Авыллардагы комсомол секретарьлары белән турыдан-туры эшлибез, документлар тутырырга өйрәтәбез, отчет-сайлау җыелышларын бергәләп әзерлибез. Кызыклы хәлләр дә булгалый иде. Авылдагы  бер механизаторның комсомол билетын алыштыру вакыты җитте. Моның өчен фотога төшерергә кирәк. Хәзерге кебек һәркемдә телефон, фотоаппарат заманы түгел бит. Баштан бер атна буе аны шәһәргә алып барып фотога төшереп йөреп үтте вакытым, аннары бер атна буена комсомол билетын тапшыра алмый йөрдем, ул гел кырда, тотып кына булмый үзен. 

Горурланып яшәдем. Комсомолда эшләгән бик күп кешеләр партия эше буенча китә. Җәмил Фәтхетдиновичны 1971 елны производствога – “Иркеннефть” идарәсенә   комсомол секретаре итеп тәкъдим итәләр. 
- Нефть табу идарәләре арасында ярышлар уза иде. “Иркеннефть”нең комсомол оешмасы күп тапкырлар күчмә байракка лаек булды. Идарә шефлык күрсәтүче “Октябрьский” совхозы урнашкан Ивановка авылы мәктәбенә китапханә бүләк иттек. Безнең эшләрне күреп, Комсомол үзәк комитетының вымпелын безгә гомерлеккә тапшырдылар, - дип искә алды. 
  “Иркеннефть” тә оператор, геолог, өлкән геолог, промысел начальнигы вазифаларында башкарырга туры килә.  Бераздан идарәнең профсоюз оешмасын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, 1989 елны идарәнең профсоюз комитеты рәисе итеп сайланып пенсиягә хәтле шунда эшли. 
-Комсомолда эшләгәндә, алдынгы булган өчен комсомол үзәк комитетының “За активную работу в комсомоле” значогын,   Владимир Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “За трудовую доблесть” медале тапшырылды. Минем өчен алар бик зур бүләк – шулар белән гомерем буе горурланып яшәдем. Комсомолда алган барлык тәҗрибәмне производствода кулландым, нәтиҗәләре буларак,  бүген мин -  “Татнефть” җәмгыятенең почетлы, республиканың атказанган нефтьчесе.

Андый оешма юк ул. Ул елларда комсомол оешмасында эшләгән кешеләр эшне ничек башкарырга кирәклеген, кадрлар белән эшләү тәртибен яхшы белә иделәр. Без бердәм булып җәмәгать эшләрендә йөргәндә, танышып, дуслашып, өйләнешеп беттек, бер-беребезгә ярдәм итешеп, дус булып яши идек. Хәзер комсомолны алыштыра алырлык,  яшьләрне берләштереп торучы оешма юк, дип уйлыйм мин. Комсомолда эшләгән елларны иң бәхетле елларым, дип саныйм. Бәлки, яшь булгандыр. Ләкин без җәмәгать эше өчен вакытыбыз белән исәпләшмичә эшләдек. Ул елларда “Кровь из носа, но вопрос надо решать” дигән гыйбарә бар иде. Төнлә уятып, эш кушсалар да торып йөгердек. Хәзер инде комсомоллы яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса” дип кенә моңланырга калды. 
  Данлыклы комсомол оешмасының 100 еллыгын уңаеннан, комсомол булган, оешмада эшләгән һәркемне котлыйм, исәнлек- саулык, уңышлар телим. 
 Алсу Миңнебаева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев