Ананас салаты
Беренче һәм икенче аш алдыннан табынга, гадәттә, салат куела.
Ул туклыклы булса, икенче аш артык та була әле. Хәзер оста хуҗабикәләр салатның ниндиен генә ясамыйлар! Мөслимдә яшәүче Айсылу Нуретдиновадан ананаслы салат тәкъдим итәбез. Катлам-катлам итеп ясалучы бик тәмле салат ул.
Кирәкле ингредиентлар: 300 грамм чамасы пешкән тавык ите, өч йомырка, кыздырылган ике суган, 200 грамм әстерхан чикләвеге, бер банка консервланган ананас, бераз сыр, майонез, чипсылар.
Әзерләү тәртибе: беренче катка тавык итен шакмаклап турап салабыз. Аның өстенә кыздырылган суган һәм вакланган чикләвекне сибәбез дә өстенә майонез сылыйбыз. Аннан соң угычтан чыгарылган йомырка салабыз һәм янә майонез сылыйбыз. Ананасны вак шакмаклар итеп турап, майонез өстенә тезеп чыгабыз. Аның өстенә кирәк кадәренчә сыр кырабыз һәм майонез сылыйбыз. Соңыннан салат өстенә чипсыларны ваклап салабыз.
Салатны бер сәгатьләп суыткычта тотарга кирәк.
Фото - Freepik.com
http://muslumirc.ru/news/tmletamak/ananas-salaty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев