Битлекләр пациентларны йогышлы авырулардан саклау максатыннан мәҗбүри булачак.
Татарстан медицина учреждениеләрендә битлек режимы кертелә. Моңа республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту сәбәп булган.
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, битлекләр пациентларны йогышлы авырулардан саклау максатыннан мәҗбүри булачак.
Министр Татарстан халкын бу чарага аңлап карарга чакырды. Ул шулай ук республикада гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итүен искәртте.
«Эпидемия бусагасына җиткәнче, сез үзегезне һәм якыннарыгызны яклый аласыз!» – дип мөрәҗәгать итте Альмир Абашев үзенең MAX каналында.
Нет комментариев