ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 712 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү программасы буенча тәмамладылар

Быелгы программага 41 муниципалитеттагы 813 йорт кергән.

Татарстанда социаль, мәдәни һәм спорт объектларын, шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тәмамланып килә. Эшләр барышы турында республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Республикада планлаштырылган барлык сәламәлек саклау объектларын, шул исәптән Баулы районындагы соңгы сырхауханәне дә төзекләндереп бетергәннәр. Шулай ук спорт объектларын, янгын деполарын һәм Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлауны тәмамлаганнар. Эшләре дәвам итүче бердәнбер мәдәни объект — Кукмарадагы авыл мәдәният йорты. Аның әзерлеген 95% дип бәялиләр.

Күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү дә ахырына якынлаша. Быелгы программага 41 муниципалитеттагы 813 йорт кергән. Хәзерге вакытта эшләр 10 район һәм шәһәрнең 23 йортында дәвам итә. Тагын 712 йортта ремонтны инде тәмамлаганнар, шул исәптән соңгы ике атнада 32 йортта.

Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлеге дә җылыту сезонына әзерлек паспортын алды.


Нет комментариев