ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Карадениз белән Татарстанда футбол үсеше турында фикер алышты

Рәис җылы кабул иткән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның "Рубин" командасының элекке футболчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты. Бу хакта спортчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Карадениз сүзләренчә, очрашуда Карадениз мәчетен ачу, Татарстанда инвестиция проектлары һәм республикада футбол үсеше мәсьәләләре тикшерелгән.

"Рөстәм Нургали улына җылы кабул итүе һәм кунакчыллыгы өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", – дип язган ул.

 

татар-информ

 


Нет комментариев