Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
Аш-су бүлмәсендә

Аш-су остасы Айгөл Таҗиевадан «Эремчекле галета» рецепты

Пирогны духовкада озак пешми, тиз була

Кирәк булачак:

- 100 г эремчек
- 70 г атланмай
- 120 г он
- йомырка сарысы 1 шт

Эчлек өчен:
- 300г җиләк
- 1 аш кашыгы крахмал.
- 2 аш кашыгы шикәр комы.

Онны тактага сибәбез, салкын эремчек, йомырка сарысы өстибез, ваклап салкын атланмай кисәбез. Яхшылап камыр басабыз һәм суыткычка 30 минутка куябыз. Камыр әзер булганчы җиләкләрне турыйбыз шикәр һәм крахмал белән кушабыз (теләсә нинди җиләкне алырга мөмкин).

Он сибелгән пергамент кәгазьдә (d~27 см) камырны җәябез, эчлекне уртага салабыз. Кырыйларын төрәбез, йомырка агы белән камырны майлыйбыз һәм шикәр сибәбез. Духовкага 180 градуста 25-30 минут пешерәбез.

 

https://baltaci.ru

фото: ясалма фәһем ярдмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев